Кайчан китапханәгә сукмак сала башлыйсың?

Татар җанлы кешеләргә һәм үз милләте өчен янып-көеп яшәгән затларга татар телен генә белү җитеп бетми. Аларга иң беренче чиратта әлеге милләтнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен дә белү шарт. “Мәдәният” дигән сүзгә халыкның бөек шәхесләре, опера-балет, сынлы сәнгать, җыр һәм, әлбәттә, әдәбият, әдәби уку дигән төшенчәләр керә.

Балаларның китапка мәхәббәте төрле вакытта уяна. Сүз укырга өйрәнү турында бармый, ә гомумән китаплар иленә кереп китеп, юрган астында бер роман артыннан икенче роман укып яту, сюжетның эченә чумып, китаптан аерыла алмау, үзеңнең йокысыз төннәреңне файдага уздыру турында. Укып бетерә калсаң да, сиңа әлеге әсәр геройлары төшләреңә керер, аларны баетып торыр, һәм син иртән бар күңел рәхәтлегеңне җыеп яңа көн башларсың. Үзеңнең гомерең дә китап язарлык кызык һәм мавыктыргыч булуын теләрсең, хәтта кайбер очракта шул авторның цитаталары белән сөйләмеңне баетырсың.

Күпчелек очракта «борынга ис керү» 13-17 яшләрдә чагыла. Ул вакытта сиңа әдәбият китабындагы кечкенә өзекләр генә җитми, син инде тулы версияләр артыннан китапханәгә сукмак сала башлыйсың. Бер күкрәк тутырып иснәгән китап һавасы борыныңны кытыкласа, ул сиңа инде сүз белән әйтеп бетергесез җан рәхәте. Кемнәрдер укылган әсәрләре турында истәлекләрне һәрдаим яңартып тора: андагы канатлы сүзләрне бер дәфтәргә язып алалар да, кич моңаеп утырганда, шул дәфтәр битләрен кыштырдатып, укылган әсәрне янәдән искә алалар. 


Әмма дә ләкин 15тә һәм 35 яшьтә укыган аерылып тора дип уйлыйм. 35тә син барыбер дөнья мәшәкатьләрендә кайныйсың, гомумән башкача күззаллыйсың. 15тә күзләреңне ала алмый укыган әсәреңне 35 яшьтә син: “Һей, суган әкияте, ”- дип тә куярга мөмкинсең, ә кайсыдыр бер әсәрләргә мәхәббәт мәңгелек кала…


Шул ук вакытта кемдер бер китап укый башлый да ташлый, укый да ташлый. Үзенә ошаганын таба алмый җафа чигә. Андыйлар белән нишләргә?

Шул сәбәптән мин сиңа йокысыз төннәр теләп, әлеге татар әдәбиятының йөзек кашы булган әсәрләрен, театрларын, шигырьләрен калдырам. Укымаган булсаң — укы, укыган булсаң — хатирәләреңне яңарт. Бу әсәрләр, мөгаен, татар мәктәбе бетергән һәр кешенең күңелендә нинди дә булса эз калдыргандыр. 15тә булсагыз да, 35тә булсагыз да укып карагыз әле!

Айгөл Әхмәтгалиева“Ак читек”
Аяз Гыйләҗев“Язгы кәрваннар”
“Җомга көн, кич белән”
Әмирхан Еники “Әйтелмәгән васыять”
Гәбделхәй Сабитов “Ярсулы яз”
Гадел Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”
“Рөстәм маҗаралары”
Галиәскәр Камал ► “Беренче театр”, “Банкрот”
Галимҗан Гыйлманов “Язмышның туган көне”
Галимҗан Ибраһимов “Алмачуар”, “Кызыл чәчәкләр”
 Фәнис Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала”
Гаяз Исхакый“Җан Баевич”
“Кәҗүл читек”
Гомәр Башаров “Туган ягым – яшел бишек”
Заһир Бигиев “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә”
Шәриф Хөсәенов “Әни килде”
Шәриф Камал “Акчарлаклар”
Ибраһим Гази “Мәүлия нигә көлде”, “Өч Мәхмүт”
Каюм Насыйри “Әбугалисина”
Кәрим Тинчурин ► “Американ”, “Зәңгәр шәл” 
“Сүнгән йолдызлар”
Ләбибә Ихсанова “Наил, Фаил һәм башкалар”
Миргазиян Юныс «Шәмдәлләрдә генә утлар яна»
Мирхәйдәр Фәйзи ► “Галиябану”
Мөхәммәт Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары”
“Ут чәчәге”
Фәтхи Борнаш ◄ “Таһир — Зөһрә”
Муса Җәлил ◄ “Җырларым”, “Кызыл ромашка”
Роберт Миңнуллин ◄ “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан”
Саҗидә Сөләйманова ◄ “Кеше барыбер кошлар нәселеннән” 
“Туган җирем, эчкән суым”
Туфан Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”
“Диләфрүзгә дүрт кияү”
Фатих Әмирхан “Хәят”
Фатих Кәрим ◄ “Кыңгыраулы яшел гармун” 
“Ватаным өчен”
Фатих Хөсни “Йөзек кашы”
Флүс Латыйфи “Хыянәт”
Хәсән Туфан ◄ “Кайсыгызның кулы җылы?”
“Агыла да болыт агыла”
Һади Такташ ◄ “Алсу”, “Мокамай”

◄ — шигырь 

► — театр 

Добавить комментарий