Ялган дөньясында яшәмик

– Ашагач, барыбыз да киенеп, урамга кар көрәргә чыгабыз!

Ленар абыйның бу сүзләре күпләрнең йөзләреннән елмаюын качырды. Теләр-теләмәс кенә киенеп, урамга кар көрәргә чыгып кит- тек. “Бүләк” территориясендә кыш буена беркемгә дә комачауламаган кар кемгә уңайсызлык тудырды икән? Бу сорау күпләрне борчыды дисәң дә була. Ә аның җавабы гади генә икән: икенче көнгә Актанышка “зур кешеләр” килә һәм алар интернатыбызда булачак! Шулай итеп, иртәгәсе көнгә буласы кон- троль эшкә әзерләнү дә, өелеп бирелгән алты фәннән өй эшләре дә онытылды (дөресрәге, бу укучылардан башка бер- кемне дә борчымады). Әлбәттә, “Сез” дигәндә, аяк идәндә! Зарлана-зарла- на чыккан балаларның да, көрәк тотып эшли башлагач, бит очлары кызарды, йөзләрендә елмаю барлыкка килде. Әлбәттә, саф һава, күмәк эш, дуслар… Дөрес, азрак кына хәрәкәтләнеп алу беркемгә дә зыян салмады, укучылар- га тора бара ошый да башлады, тик һа- ман шул бер сорау борчый: ник “Алар” килүенә генә көрәттеләр безгә ул карны?

Шуның өчен генә кыен булып китте: күз буяр өчен генә эшләнгән эш бит ул. Юк, кар көрәгән өчен генә зарланып язылган әйбер түгел бу, анысы да кирәк(сәламәт тәндә – сәламәт акыл!), ә үзебезнең “по- темкин авыллары”нда яшәвебезне күрсәтер өчен! Ә бу күз буяу өчен эшләнгән эшләрнең бер үрнәге генә. Шуны гына әйтәсе килә: кая карама, кая барма, ба- рысында да бер кисәк ялган ята. Аны күрүчеләр дә бар, күрмәүчеләр дә һәм күрергә теләмәүчеләр дә! Ә ни өчен соң шулай? Без үзебез дә сизмибез бит: ялган белән уратып алынган дөньяда яшибез. Нәрсә генә булса да, үзебез өчен түгел, ә башкалар өчен “матур” булып күренергә тырышабыз. Бу бит кунак киләсе булган- да гына өеңне җыештыру дип атала. Ә бит чынлыкта да бөтен җирдә дә шулай: син белмисең, чәчкәле матур пәрдә ар- тында нәрсә яшерелгән, дөреслектә анда нәрсә? Әйе, ачы дөреслеккә туры кара- ганчы, татлы ялганны кешеләр күбрәк хуплый.

Кечкенәдән шушыны күреп, әмма ни өчен эшләнгәнен аңламый үскән бала үзендә дә бер чеметем ялган тәрбияләп үстерә. Менә шундыйлардан «потемкин авылы» балалары килеп чыга да инде. Һәм шундыйларны күбрәк күргән саен, урманда үсеп утырган тере агач та юри генә шунда басып торган шикелле тоела башлый.

Кем генә дип дәшим микән, дуслар дисәм, чын дуслар юктыр ул, туганнар дисәм, алары да хәзер өметсез! Кешеләр, дөньяга, зинһар, ялган күзлек аша карамыйк,ә?!

Л.Р.

«Ак җилкән» газетасы, 2014 ел, №7 (12).

Добавить комментарий