Күзлегеңне саласың килсә

Безнең заманда күзлек кию —  гадәти әйбер. Чөнки статистика буенча хәзерге көндә ун кешененең сигезе күзлек кия. Әйе, замана алга бара, һәм яңа төрле техникалар чыгып кына тора. Без аларны күз бозылуга төп сәбәпчеләр дип уйлыйбыз. Тик чыннан да шулаймы соң ул?

Күз бозылуга китерә торган төп сәбәпләр:

Дөрес тукланмау

Без, тиешенчә тукланмыйча, үзебезнең организмга һәм күзгә кирәкле витаминнар җиткерә алмыйбыз

Токсиннар һәм шлаклар

Алар, безнең организмда күпләп җыелып, ашказанының дөрес эшләвенә комачаулыйлар һәм сәламәтлеккә зыян китерәләр

Спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке

Алар йөрәкнең һәм сосудларның эшләвен начарлаталар. Шул сәбәпле мускулларга һәм күзләргә кислород, файдалы матдәләр барып җитә алмый

Төшенкелеккә бирелү һәм стресс

Шуннан соң безнең алда бер сорау туа: күз күремен өйдә генә яхшылатып буламы. Минем сезгә җавап — әлбәттә була!

Сез үзегезнең туклануыгызны яхшылатырга тиешсез

Һәр көнне күзләргә гимнастика эшләргә кирәк

Халык методларына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Күрә карау* булса:

• Монитор каршында озак утырырга тырышмагыз. Тик шулай да сезнең эшегез ансыз була алмый икән, һәрбер сәгать саен күзләрегезне 7-10 минут ял иттерегез, берәр төрле күз гимнастикасы эшләп алыгыз

• Үзегезнең рационыгызга пешмәгән кишер яисә караҗимеш кертегез. Көн саен петрушка ашарга тырышыгыз 

• Иң яхшы күнегү — “ Тәрәзәдә нокта”. Тәрәзәгә 1 сантиметр зурлыгында нокта ясарга һәм шуңа 10 секунд  ныклап карап торырга кирәк. Соңыннан карашыңны тыштагы берәр нәрсәгә юнәлтәсең. Бу күнегүне берьюлы 5-7 тапкыр кабатласаң гына файдасы булачак. 

Ерактан күрү* булса:

• Үз рационыгыздан кофе, спиртлы эчемлекләрне һәм баллы ризыкларны алып атыгыз.

• Менюга Калий (банан, йөзем, бәрәңге) һәм А, С витаминнары белән бай булган (кәбестә, караҗимеш, крыжовник, бавыр, кишер) азыкларны өстәгез.

• Күзләргә гимнастика ясагыз.

• Көнгә 5-6 тапкыр әстерхан чикләвеген ашагыз.

Өстәмә киңәшләр

• Урта һәм күрсәткеч бармаклар ярдәме белән түгәрәк буенча хәрәктләр ясап, фотоcүрәттә күрсәтелгән санлы нокталарга бармак очлары белән басып, массаж ясагыз.

• Тышта йөргән дә аяк астына түгел, ә еракка карарга тырышыгыз

• Күзегездә ару тоясыз икән, җылы су белән битегезне берничә тапкыр юыгыз

• Битегезне яхшылап юганнан соң күзләрегезне йомыгыз да бал сылагыз. Бераз күз мускулларын селкетеп алырга кирәк, әмма күзне ачырга ярамый. Биш минуттан битне яхшылап юсагыз була. Бу процедураны өч көнгә бер тапкыр кабатларга кирәк

Күрә карау* — близорукость 

Ерактан күрү* — дальнозоркость 

Добавить комментарий