Мәктәптә бала аералар: тигезсезлек проблемасы

Хәзерге вакытта күпләгән укучыларны борчыган мәсьәлә – ул укытучыларның балаларга тигез түгел итеп караулары. Бу мәсьәлә безнең мәктәпне дә читтә калдырып китмәде, әлбәттә, гимназия укытучылары һәм тәрбиячеләре арасында да шундый кешеләр бар (исемләп тормыйбыз). Иң беренче булып безнең алда бер сорау туа: кем бу мәсьәләгә ничек карый. Без бу сорауга җавап табыр өчен, гимназия укучыларыннан һәм укытучыларыннан опрос алдык. 

Укучыларның җаваплары 

Аноним: безнең мәктәптә андый укытучылар күп түгел, ләкин бөтенләй юк дип тә булмый. Мәсәлән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы аның фәненнән олимпиадада катнашкан укучыларын башка балалардан өстенрәк итеп куя. Кайбер вакытта үземне кимсетелгән итеп хис итәм. Ул аларга билгеләрне яхшырак итеп куя, тиешенчә булмаса да. Бәлки ул укытучының алар белән эшләргә җиңелрәк булганга шундый карашыдыр, ансын әйтә алмыйм. Безнең укытучы аның йөкләмәләренә гел «ярар» дип җавап биргән укучыларны ярата, ә үзенә кирәк чакта «юк» дия белмәгән кеше кем була соң ул?

Аноним: безнең сыйныф җитәкчесе класстагы балаларны ике төрлегә бүлә: әти-әниләренең абруе зур булганнарга һәм гади укучыларга. Мәсәлән, безнең мәктәптә укучыларны мәҗбүри су керергә йөртәләр. Кемнәр бассейнга бармый, аларны сыйныф җитәкчесе бастырып ачулана. Әлбәттә, директор урынбасары улына эләкми, чөнки аның әнисе безнең мәктәптә эшли. Менә шушындый хәлләр безнең класста.

Аноним: безнең класста билгеләрне тиешенчә куймыйлар. Узган атнада без алгебрадан мөстәкыйль эш эшләгән идек. Математика фәненнән олимпиадада катнашкан укучыга бер хата өчен минус белән бишле куйдылар, ә миңа шул ук хата өчен — дүртле. Һәм күптән түгел генә тагын бер хәл булды. Безгә мәктәп белән концертка килергә кушканнар иде. Класстан бер укучы гына килмәгән булып чыкты. Икенче көнгә ул егеткә берсүз дә әйтмәделәр, ә мине, концертта булган килеш, укытучы орышты. 

Аноним: Әйе, укытучылар безгә караганда күбрәк беләләр, күбрәк тормыш юлын үткәннәр, ләкин укытучы кеше бар укучыга да бер кешегә караган сыман карый белергә тиеш. Ул кемнең баласы, нинди олимпиадаларда урын алган, кайдан килгәненә һәм башка әйберләргә игътибар итергә тиеш түгел. Мәсәлән, мин физика дәресен яратып бетермим, әмма укытучы биргән бар белемне үзләштереп барырга тырышам. Безнең класстан ул «яраткан укучылар» рәтенә физика фәненнән олимпиадада катнашкан укучыны кертте. Бер көнне миңа физика укытучысы:
– Син аның белән ярышырга да тырышма, бу акылың белән аны беркайчан да уза алмассың! Мин сиңа чиреккә дүртледән югарырак билге чыгара алмыйм, – дип әйтте. Бу укытучының минем тырышлыгыма битараф булуын күрсәтә. Шуңа күрә минем физика фәнен укырга теләгем юк дисәң дә була. 

Укытучыларның җаваплары

Ләйсән Рәшит кызы: мин бөтен укучыларга тигез карарга кирәк дип уйлыйм. Үзем барысына да тигез карыйм, барысын да тигез яратам һәм хөрмәт итәм. Ләкин безнең балалар төрле бит, аларга индивидуаль ысуллар кулланырга кирәк. Укучылар да укытучылар белән төрлечә аралаша. Әгәр дә кемдер булдыра алганнан кимрәк көчен куйса яисә башыннан югарырак сикерсә – моны күрмичә булмый. Шуңа күрә укучылар: “безгә тигез карамыйлар”, — дип уйларга мөмкиннәр. Мин үзем укучыга тиешенчә билге куелырга тиеш дигән принцип белән эшлим. 

Марат Илсур улы: бу мәсьәлә чынбарында да актуаль. Кайбер укытучылар укучыларны нык аера, әлбәттә, бу нык сизелеп тора. Психологик яктан карасак, ул әйбер барыбер бар. Кемгәдер бер укучы белән аралашуы рәхәтрәк (уртак тел табуы җиңел), ә икенчесе белән кыенрак. Безгә ВУЗларда ук: «Укучыларны аерырга ярамый, бертигез карый белергә кирәк», – дип әйтеп куялар. Әгәр дә кайбер укучыны күбрәк яратасың икән, аны ничектә булса күрсәтергә тырышмаска кирәк. 

Регина Рәвил кызы: укытучылар укучыларны һәрвакыт тигез күрәләрдер дип уйлыйм (һәрхәлдә ышанып калам). Һәр укучы индивидуаль: кем беләндер аны яхшы якка үзгәртү өчен катырак булырга, кемгәдер, киресенчә, салмак кына, әнисе кебек карарга кирәк. Укытучы боларның барысын да күреп, вакытында дөрес ысулны куллана белергә тиеш. Читтән караганда, бәлки бу күренешләр «укучыларны аеру»га охшап торадыр, ләкин бу чынбарында индивидуаль якын килеп эшләү дип атала. 

Ленар Зөфәк улы: гомумән, ни сәбәпле кемнедер аерырга? Әгәр баланың укырга теләге һәм үзмаксаты бар икән, кайсыдыр укытучы каршы киләдер дип уйламыйм. Ул гына да түгел, укытучылар һәм тәрбиячеләр кирәгеннән артык үсендерәләр, шуның аркасында укучыларда мөстәкыйльлек һәм башкаларга карата хөрмәт дәрәҗәсе кими бара. 

Алданрак әйтеп киткәнемчә, бу мәсьәлә безнең мәктәпне дә читтә калдырып китмәгән. Шуңа күрә, без гимназиянең бер укытучысына багышлап, хикәя язырга булдык. 

Урнашкан ди “N” бистәсендә Татарстанның бердәнбер милли гимназиясе, һәм укыган ди анда бары тик сәләтле балалар гына. Бервакыт мәктәп директоры гимназиягә яңа ислахлар (реформа) кертергә була. Ул гадәти дәресләр рәтенә алхимия фәнен дә кертеп җибәрә. “N” бистәсендә бу фәнне бары тик бер кеше генә белгән була, аның исеме – Маргарита Базальтовна. Әлбәттә, директор үзе чакыргач, ул эшкә урнашырга ризалаша. Гимназия укучылары бу укытучыны күптәннән көтеп алган булалар. Беренче дәресләрдә Маргарита Базальтовна үзен нык яхшы итеп күрсәтә: барлык укучыларга да игътибар итергә тырыша, теманы җентекләп, кирәк түгелен дә аңлатып бирә. Укучыларның бу укытучы турында яхшы фикерләре туа. Ләкин күп тә үтми, Маргарита Базальтовнаның начар яклары да ачыла башлый. Ул шәкертләрне ике төркемгә бүлә: яраткан һәм “гади” укучыларга. 

Бер көнне Маргарита Базальтовна сигезенче сыйныф укучыларына мәсәләләр чишергә бирә. Ул: “Кайсыгыз тактада эшләп барган укучы белән бер тигез бара, шуңа өчле куям”, — дип әйтә. Укучылар барысы да тиз-тиз генә күнегүләр эшләргә тотыналар. Арткы партада утырган ике укучы тырыша-тырыша мәсәләләр чишә башлый, шуңа күрә алар үзләренең тырышлыгы аркасында тактада эшләп барган укучыдан ике күнегүгә алдарак барган булалар. Ә яраткан укучысы ашыкмыйча гына, тактада эшләп барган кеше белән мәсәләләрне чишеп бара. “Мин бу укучының алхимия фәнен яхшы үзләштерә алганын беләм, шуңа күрә аңа бишле куям”, — дип үзенең яраткан укучысына бишле билгесен куя, ә арттагы парталарда утырган ике укучыга сәбәпсез өчле куярга була. “Нигә өчле куйдыгыз?” – дип сорагач та, җавабын таба алмый. “Әгәр дә сез шундый акыллы икән, икенче дәрестә мөстәкыйль эш биреп карармын”, — дип, эндәшми калмас өчен, җавап бирә. 

Озак та үтми, Маргарита Базальтовна сигезенче класс укучыларыннан контроль эш алырга була. Дәрес бетү белән, ул “гади” укучылардан аларның дәфтәрләрен тартып ала, ә яраткан укучыларын күрмәгәндәй кыяфәт ясап, бүлмәдән чыгып китә. Аның яраткан укучылары дәфтәрләрен кертеп биргән дә, ул аларга: “кертеп тормасагыз да ярый иде инде, мин сезгә барыбер бишле куям бит”, дип әйтә. 

Икенче чиректә, янәдән көтелмәгән контроль эшләр килеп җитә. Бер “гади” укучы 100% үзенең контроль эшен бишле булыр дип уйлый, әмма ул үзенең электрон көндәлеген ачып караса, анда контроль эш өчен дүртле тора икән. “Маргарита Базальтовна, нигә минем дүртле?” – дип сорагач, “Күпме вакыт үтте инде, иртәрәк килергә иде. Мин беләм: сезнең класстан бары тик шушы укучы гына бишлегә лаек!” – дип, яраткан укучысы турында әйтеп китте. Бу укытучы белән башка сыйныфларның да проблемалары була, ләкин укучылар аны аңа үзенә яки башка берәр укытучыга барып әйтергә курыккан булалар. 

Беркөнне гимназиянең тугызынчы сыйныф укучысы Маргарита Базальтовнага моның турында туп-туры әйтергә була. Ул кичен аны мәктәпнең ашханәсенә чәй эчергә чакыра. Алар бергә утырып, гимназиянең тәмле өчпочмакларын ашый-ашый бу мәсьәлә буенча сөйләшеп алалар. Маргарита Базальтовна үзенең гаебен аңлап ала, һәм дүшәмбе көнне атналык линейкада барлык укучылар алдында гафу үтенергә була. Бу тугызынчы сыйныф укучысын башка балалар арасында “гимназия батыры” дип йөртә башлыйлар. Укучыларның киредән алхимия фәненә кызыксынулары уяна, Маргарита Базальтовнага карата фикерләре үзгәрә, һәм гимназия тагын да ямьлерәк булып китә. 

Бу мәкаләдә бер генә мәсьәлә күтәрелми, алар монда бик күп. Яхшылап укып чыксаң, һәрберсен табырга мөмкинсең. Әсәрдәге булган хәлләрнең күбесе чынбарлыгында да булган (күктән алып язылмаган). Бу мәсьәлә һаман да чишү юлын тапмаган, чөнки укучылар бу проблеманы үз өстенә күтәрергә куркалар. Ә ни өчен дисезме? Чөнки алар үзләренең фикерен әйтергә куркалар яки аны дөрес итеп җиткерә алмыйлар. Шул сәбәпле без аларны мәкаләдә Аноним дип кенә бирергә уйладык. Монсы да бер мәсьәлә булып тора. Сорашу алганнан соң, без укучыларның һәм укытучыларның карашлары арасында аерма зур дип әйтә алабыз. Бәлки кайбер укучылар үзләренең сөйләвендә арттырганнардыр, ә укытучылар, киресенчә, чынбарлыгын күреп бетермиләрдер, әмма дә ләкин без төгәл бер әйберне әйтә алабыз: ике якта да күпмедер булса да хаклык бар. 

Редакция мәкаләсе

Добавить комментарий