Уттай янган яшьлегегезне мәгънәсез җырлар белән заяга уздырмагыз

 … Ә мин быел кибән куйдым да, кичен чикерткәләр концерты башлангач, мунча алдына кереп йокларга ашыкмадым. Кибән төбенә тәгәрәдем. Чыклы, баллы кич иде; кибән төбенә куйган транзистордан Казан концерты ишетелеп торды. Чикерткәләр моңына кушылып, Хәйдәр Бигичев тавышы яңгырады: «Керим әле урманнарга, урманның карасына, сөйлим әле серләремне сандугач баласына….»
Күзләремә яшь тулды. Чикерткәле чыклы кич, җиләк исле печән, талгын җылы һава дулкыны, гаҗәеп талантлы Рөстәм Яхин музыкасы, ерак океаннарда йөзгән , өч-дүрт айга бер хаты килгән газиз улым, үзәгеңә үтәрлек моңга ия Хәйдәр тавышы, эчем тулы сагыш – мин газап кичердем, саташам дип курыктым. Ә җырчы һаман бәгырьне телгәли иде: «Керим әле урамнарга, каеннар арасында, бәлки дәвалар табырмын йөрәгем ярасына…» концертның шуннан соңгы өлешен тыңламадым, чөнки кибән итәгендә тәгәри-тәгәри елый башладым.
Мөхәммәт Мәһдиев.

 Ә хәзер? Хәзер шундый йөрәккә үтеп керерлек  «тәгәри-тәгәри» еларлык мәгънәле җырлар бармы? Дөресрәге, калдымы? Гомумән, хәзерге яшь буын арасында нинди музыка популяр?  Балалар нинди тел җырларын өстен күрәләр? Безнең әти-әниләр, укытучылар яшь чакларында нинди җырлар тыңлаганнар? Алар без тыңлаган җырларга нинди фикердә? Сораулар җитәрлек…

 9-11 сыйныфлардан «Сезнең иң яраткан җырың нинди?» соравына җавап алганнан соң, шушындый нәтиҗәгә килеп була: укучыларның 

12 % — Rauf&Faik «Детство»

4% — МОТ «По буквам»

4% — Тима Беллорусских  «Мокрые кроссы»

80% — укучыларның музыкага карашы төрле

Шулай ук әлеге кыска белешмәдән шушындый каршылыклар пәйда була.

Музыка – теләсә кайсы чорга кайтарырга мөмкин булган эзләр, ә җыр – сине шул юлларда мәңгелек көч бирүче тугры юлдашың булып тора. Халык гомер буе үзенең сагышларын басып җырлар суза, күңеле тулып җыр язырга тотына. Нигә соң соңгы 20-30 елда «җыр» һәм «музыка» сүзләре үз мәгънәләреннән читкә китте, бәлки моны нәкъ менә заман тәлап итәдер.  Һәр чор баласы башка, ягъни әти-әниләре чорына охшарга теләми, көн саен үзгәреп торучы дөнья белән бергә атлый. Әмма. Бик зур әмма….

Лилия Тәлгать кызы:

Заманча поп-музыка үзенең мәгънәви якларын югалта бара. Мәгънәсез сүзләр җыелмасы (бу минем үземнең субъектив фикерем). Мин тирән мәгънәле җырлар тыңларга яратам. «Сплин» рок-группасының, шулай ук «Наутилиус Помпилиус», «Рождество» , «Би-2» җырларын, Виктор Цой һәм Люминаның башкарылуындагы җырларны өстенлек итәм. 

Ата-ана:

Без яшь чакта «Розовые розы Светке Соколовой» (1989), «Земляне» группасының, Игорь Склярның «Я уеду в Комарово» җырларын тыңлый идек, дискәтүктә җырлый, бии идек. Кызганыч, балалар бу музыкаларны «Ну, погоди!» һәм башка совет киномультфильмнарын гына карап таныйлар. Ә әлеге 3 җырның бер мәгънә төсмере дә юк. Гомумән,  «җыр» сүзе үз кыйммәтен югалткан. Минемчә, бу музыкаларга хәтта биеп тә булмый.

Чулпан Рәмзил кызы:

Җыр – ул сүз белән әйтеп бирә алмаган хисләрне көй ярдәмендә аңлату, минемчә. Әлеге җырлар күбрәк яшьләр аудиториясе өчен. Ләкин шулай булса да, вакыт булганда мондый җырларны да бик сайлап кына тыңлыйм. Кәефкә карап дәртле җырларны да, моңсу җырларны да үз итәм. Шулай булса да, аеруча мәгънәле җырлар күңелгә якын. Юлда барганда йөрәккә үтеп керә торган татар җырларын тыңлыйм. Аннан тыш аудиотасмамда джаз, релакс, соло, халык җырлары да бар. Ә мәктәп елларын, үсмер чакларны искә төшерсәк, чит ил җырларына исем китми иде, рус җырчыларның дәртле җырларын күбрәк тыңлаганмындыр.

Рузилә Илдар кызы:

Һәр чорның үз көе, үз музыкасы. Әгәр дә мин  дә хәзерге чор яшьләре арасында булсам, бәлки бу җыр миңа да ошар иде.

Гомумән, мин җыр тыңлаганда сүзләренә игътибар итәм. Мәгънәле җырларны яратып тыңлыйм. Хәзерге күп җырларны тыңлаганда кыска гына берничә гади җөмләне рифмага китереп (мәгънәсе туры киләме, юкмы мөһим түгел) кабатлап-кабатлап җырлаулары ошамый. 

Сезнең сорау (сез яшь чакта нинди җырлар тыңлый идегез?) ничектер уйга салды. Минем гадәтемдә көн саен җыр тыңлау юк иде. . Мәктәп чорларында  «На-на» (1989) группасына гашыйк идем.

Студент чакта дискәтүкләрдә «Руки вверх!» группасы җырларын ярата идем. Аннан «Кислота»га яратып бии идек. Күңелдәге халәткә бәйле җыр ишетсәм, яратып тыңлыйм.

P.S. Иртән радиодан колакка кергән нинди дә булса җыр көне буе башта «уйнап» йөри.

ЕЛБАШКАРУЧЫ ҖЫРЧЫ,
ТӨРКЕМ
МУЗЫКА
1967А. Ведищева “Песня о медведях”
1969 “Машина времени”(рок группа) “За тех, кто в море”
1973  “Самоцветы” “Мой адрес- Советский союз” “Вся жизнь впереди” 
1979  “Воскресение” “Кто виноват”
1980 “ДДТ”(үз эшчәнлеген Уфа шәһәрендә башлыйлар) “Что такое осень”
1981 “КИНО ”(В.Цой, О.Валенсикий, А.Рыбин) “Группа крови”, “Звезда по имени солнце”
1982 “Наутилиус  Помпилиус” “Шар цвета хаки”
1985 “АРИА” “Реквием”
1989 М. Боярский “Зеленоглазое такси”
1993 О. Газманов  “Морячка”
1996 “Руки вверх!” “Крошка моя”
1998 Натали “Ветер с моря дул”
2000 Bon Jovi “It`s my life”
2005 Uma2rmaH “Эй, толстый”
2012 Г.Лепс, Тимати “Лондон”
2016 Тимати  “Баклажан”
2018 Rauf&Faik “Детство”

 Ә нәтиҗәдә шуны әйтәсем килә: әйе, бәлки без кайчакта тупас музыкалар тыңлыйбыздыр, кайвакыт әниләр дә: «Бу җырмени инде», – дип орышып алалар, ә бәлки нәкъ менә бу сүзләрне аларга да аларның әниләре, ягъни безнең әби-бабаларыбыз әйткәндер…  Нәрсә була калса да, үзегезнең уттай  янган яшьлегегезне мәгънәсез җырлар белән заяга уздырмагыз, зур фикерләр белән яшәгез.

Алисә Фәрдиева мәкаләсе

Добавить комментарий