Тормыштагы хаос

– Миңа менә моны эшләргә булыша алмассың микән?
– Вакытым юк шул, бик теләп булышыр идем дә… 

Таныш ситуация, шулай бит? Бүгенге көндә мондый сүзләрне эштән арып кайтучы зурлардан гына түгел, лаеклы ялга чыкканнарның да, беренче сыйныф укучысының авызыннан да ишетергә мөмкин. Тормыштагы хаос ни сәбәпле барлыкка килә? Һәм ничек аннан котылырга? Әлеге сорауларга җавап эзләп Ленар абый Хөсәеновка мөрәҗәгать иттек. 

– Сез тайм-менеджмент дигән төшенчә белән танышмы? Ничек уйлыйсыз, вакыт белән идарә итеп буламы? 

– Әйе, ишеткәнем бар, әлбәттә. Ләкин «идарә итү» дип әйтү дөрес түгелдер, чөнки сүз ниндидер эшләрне эшләгәндә билгеле бер вакытка сыешу турында бара бит. 

Ленар Хөсәенов. Алинә Галиәхмәтова фотосы

– Безнең арабыздан күп кенә кешеләр вакыт җитмәүлекне вакытны дөрес бүлә белмәүгә сылтыйлар… 

– Аллаһ тәүлегенә 24 сәгать биргән, һәм ул кешегә җитәрлек. Иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк дигәндә… Безнең иң яраткан эшебез нәрсә? Әйе, йоклау. Башта йокы сәгатен көйләргә кирәк. Мисал өчен, Трамп тәүлегенә дүрт сәгать йоклавы турында әйтә. Мин үзем дә 2-3 ел шундый режим белән яшәдем. Кешегә 4 сәгать йокы да җитә, әгәр ул аны дөрес кулланса. Организмда цикл дигән нәрсә бар. Кайбер вакыт 15 минут кына йоклыйсың, ләкин әллә ничә сәгать ял итеп алган кебек тоела. Ә кайчагында төне буе йокласаң да, арыган халәттә уянасың. Шуңа күрә биологик циклга карап, йокыны тәүлек буенча бүлгәләп, үз режимыңны булдырырга мөмкин. Тик төнге 12дә йоклау мөһим. Бу вакытта безнең организмда мелатонин дигән матдә тарала. Вакытым җитми диючеләргә… Без еш кына сәгатьне карар өчен телефонга үреләбез һәм үзебез дә сизмәстән аның эченә кереп чумабыз. Шуңа күрә мин кул сәгате белән йөрергә киңәш итәм. Яисә өйдә интернет челтәрен актарып утырганда да рекламалар безнең игътибарыбызны җәлеп итә. Анда мәгълүмат шулкадәр күп һәм “кысылган”. Элегрәк әсәрдән берәр өзекне табу өчен никадәр китап актарырга туры килсә, хәзер интернетта якынча эчтәлекне генә язсаң да, мизгел эчендә кирәкле текстны табып була. 

– Хәзерге заманда мәгълүмат күләме бик күп, бәлки шуңадыр “хәтерсезлек чире” тамыр җәя? 

– Безнең хәтер шул ук. Элеккеге кешеләрнекенә караганда яхшырактыр да әле, мөгаен. Бүгенге көндә ялтырый торган, үзенә җәлеп итүче нәрсәләр күп. Шуңа күрә игътибарыбыз төрле җирлеккә тарала. Гади генә мисал: кибеткә ипи алырга дип керәбез дә, олы бер пакет тутырып чыгабыз. Андагы акцияләр, скидкалар кешенең психологиясенә үтеп керерлек итеп эшләнә. Сиңа бер дә кирәк булмаган әйбер иң кирәклеләр рәтенә килеп урнаша. Ул нәкъ менә Сиңа кирәк кебек тоела башлый. Безнең вакытыбызны шундый әһәмияте булмаган әйберләр «үтерә». Кайчагында иптәшең яныңа килә дә, кемнең кайда нишләвен, кайда нәрсә булуы турында әңгәмә кора. Андый вакытта кирәксез мәгълүматка «юк» дип әйтә белергә кирәк. Файдасыз әңгәмәләр хәтеребезне «чүпләп» кенә калмыйча, шактый вакытыбызны да алалар. Ә вакытны ничек дөрес кулланырга соң? Иң беренче чиратта, мотивация кирәк. Ни өчен бер рәт кешеләр өчлегә, ә икенчеләре бишлегә укый? Өчлегә укучының мотивациясе такта алдына чыкканда гына барлыкка килә. Ә бишлегә укучы үзенә планка куя: мин бүген моны укымасам, шулай булачак, дип уйлый ул. Кеше еш кына иртәгәдән «шуны» эшли башлыйм дип әйтә. Гади генә мисал: иртәгәдән йөгерә башлыйм яки көн саен бер күнегү үзләштерәм һәм ай азагына тулы бер бию өйрәнеп бетерәм дип ниятлисең. Моның нәтиҗәсендә ябыгу, яхшы формага килү һ.б. Хыял формасындагы андый максатлар һәр егет-кызда да бар бит ул. Ләкин күп очракта мотивация җитеп бетми.

Мондый картинаны исегезгә төшерегез әле: бер кеше көймәдә ишкәкләр белән алга омтыла, ә арттан акула куа. Менә бу – мотивация.

Мондый картинаны исегезгә төшерегез әле: бер кеше көймәдә ишкәкләр белән алга омтыла, ә арттан акула куа. Менә бу – мотивация. «Бу миңа кирәк» дип әйтә өйрәнергә кирәк. Кибеттә «кирәк», дип кычкырып үзенә нидер сатып алуларын теләгән баладагы үҗәтлекне үсә төшкәч дөрес итеп куллансаң, бик күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин булыр иде. Икенчедән, тырышлык дигән сыйфат бар. Тормышта кешегә белем, яхшы эш, гаилә кирәк. Болардан тыш файдасы булмаган кирәксез сыйфатлар күп. Мәсәлән, ялкаулык, үзсүзлелек, икейөзлелек кебек сыйфатлар. Беренчеләренә ирешү өчен нәрсә кирәк? Тырышлык. Икенчеләрен булдырмау өчен нәрсә кирәк? Әлбәттә, тырышлык. Иртән алтыда торыр өчен дә синдә тырышлык дигән сыйфатның булуы зарур. Будильникны алтыга куябыз, ләкин ул шалтырагач, тагын ярты сәгать йоклап алырга була әле дигән фикер туа. Шулай итеп, без үзебез дә сизмәстән, файдалы итеп үткәрә алырдай вакытны юкка чыгарабыз. Ә йокы ул шундый нәрсә, кеше күпме йокласа да, аңа җитмәячәк, юрган астында күпме озаграк ятсаң, организм шулкадәр ныграк алҗана гына. Моннан тыш эшне дөрес бүлү дә бик мөһим. Укучылар өй эшен эшләгәндә башта техник фәннәргә тотыналар да, аннан соң кинәт кенә әдәбият китабына үреләләр. Баш мие өчен бу үзенә күрә бер стресс була. Бер очтан икенче башка ташланганда безнең аң үзгәрешне аңлап бетермәскә дә мөмкин. Шуңа күрә эшне башта планлаштыру отышлырак булыр. 

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: вакыт юклыгына зарланганчы, үзеңдә мотивация, тырышлык сыйфаты һәм дөрес режим булдырырга кирәк. Әгәр күңелеңдә ният иткәнсең икән, әллә нинди үрләрне яуларга, вакыт җитмәс дигән нәрсәләргә җитешергә мөмкин. Юк-барга сарыф иткән минутларыбызны вакыт җитмәүлеккә сылтарга кирәкмидер. Вакыт үзебезнең кулда! 

Алинә Хәбибуллина мәкаләсе

Добавить комментарий