Үлемнең нәрсә икәнен беләсең килсә…

Бу мәкаләдә без сезнең белән миллионлаган йөрәкләрне яулап алган һәм үзенең икенче бер төрле дөньясына чумдыра торган «American horror story» сериал-онтологиясе белән танышып китәбез. Бу сериалда сезоннар үзара бәйле түгел, аларның һәрберсенең үз сюжет сызыгы бар. Барлык сезоннарда да берүк төрле актёрлар уйный, шуңа күрә сериал турында бернәрсә дә белмичә карый башлыйсың икән, нигә алай булганын аңлап бетермәскә дә мөмкинсең. Иң еш очрый торган актёрлар: Сара Полсон, Эван Питерс, Кэти Бейтс, Джессика Лэнг, Фрэнсис Конрой һәм Лили Рэйб. Райан Мёрфи (автор) актёр составын барлаганда иң шәп һәм үзенчәлекле кешеләрне генә сайлап алган. Алар уйнаганда, бу сериал түгел, ә чын барлыгында да кайдадыр булган хәл сыман тоела. Шул вакытта син алар белән берьюлы шул куркыныч һәм сәер дөньяга эләгәсең. 

Һәр сезон ниндидер бер тематикага багышланган. Аларның һәрберсенең ниндидер үзенчәлеге бар. Без хәзер шуларның һәрберсе белән дә танышып китәбез. 

Murder House (Кеше үтерүче йорт) 

1 нче сезон Хармоннар гаиләсенең Лос-Анджелес шәһәрендә урнашкан яңа өйгә күченеп китүләре белән башлана. Алар үзләренең иске йортларыннан күченергә мәҗбүр булалар, чөнки Бен Хармон (әтиләре) үзенең хатынына хыянәт иткән була. Хармоннар гаиләсе алардан башка бу йортта яшәүчеләр бар икәнен сезонның азагында гына белә. Бу өй үзенең элекеге хуҗаларының өрәкләре белән тулган була. Серия саен без ниндидер яңа герой белән танышып барабыз. Серия башында без аларның ни сәбәпле яки ничек үтерелгән икәнен күреп китә алабыз. Бу йорт кешеләргә тискәре йогынты ясый: алар кайбер вакытта үзләрен кулда тота алмыйлар, ниндидер начарлык эшләргә тырышалар. Минемчә, бу сезон белән кызлар күбрәк кызыксыныр, чөнки автор бу сезонда алгы планга мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрен чыгара. Ике яшүсмер, өрәк һәм кеше арасында мәхәббәт туа. Аның берсе – Бен Хармонның кызы Зои һәм икенчесе – шушы өйдә атып үтерелгән егет. Сезонның азагы Вивьен Хармонның (әниләре) бала табуы белән бетә. Баштан ук ике бала туарга тиеш була, ләкин баланың берсе гади кешедән, ә икенчесе шайтаннан булганга күрә, берсе берсен үтерә. Әлбәттә, үлгән бала гади кешенеке була. 

Asylum (Психиатрия хастаханәсе) 

Бу сезон иң куркынычларның берсе дисәң дә була. Садист-монашка, кешеләр белән тәҗрибә ясау һәм аларның тәнен өлешләргә бүлү, серийный маньяклар, фашистлар, инопланетяннар – боларның барысын да сез 2 сезонда күрә аласыз. «Asylum» Лана Уинтерс исемле хәбәрченең психиатриягә килүе белән башлана. Районның иң куркыныч маньякларының берсе – «Кровавый лик» тотылды дигәч, ул шул вакытта ук аннан интервью алырга килә. Лана Уинтерс интервью алыр урынына, үзе шул хастаханәгә ялгыш рәвештә эләгә. Сезон дәвамында без бу хастаханәнең нинди начар хәлдә икәнен, аларның хезмәткәрләренең үз дәрәҗәсе белән файдаланып, пациентларны ничек кенә булса да мәсхәрәүләрен, христиан диненең начар якларын һәм башка әйберләрне күрә алабыз. Бу сезонны караганнан соң сез икенче төрле фикерли башлыйсыз һәм бик тирәнтен уйга чумачаксыз. Бу сезон иң авыр бирелә торганнарның берсе. 

Coven (Шабаш) 

Шабаш – убырлылар йорты. Убырлы булуы бөтен хатын-кызга да бирелми, шуңа күрә Шабашның җитәкчесе, убырлылар бу дөньядан бөтенләй югалмасын өчен, «сәләтле балалар өчен» дип аталган мәктәпкә кызлар җыя башлый. Убырлылар арасында иң мактаулы һәм югары дәрәҗәле урын булып Верховная булуы санала. Убырлылар башы булыр өчен, 7 могҗиза аша үтәргә кирәк. Аларның иң кыены булып Десенциум (тәмугка барып кайту) санала. Сезонның беренче яртысында Салем (ак) убырлылары каралар белән, ә икенче яртысында – бергә кушылып, убырлыларны бетерү буенча эшли торган оешмага каршы көрәшәләр. Бу сезон үзенең өслүбе белән күбрәк «Королевы крика» сериалына охшаган. 

Freak show (Фрик-шоу) 

«Freak show» һәвәскәрләр өчен генә дисәң дә була, чөнки бу сезонның башкалардан аерып тора торган үзенчәлеклеге юк дияргә дә мөмкин. Барлык вакыйгалар да төрле деформацияләр белән туган кешеләр арасында бөтерелә. Аларның яшәү урыны кешеләр тора торган җирдән ерак урнашкан. Бу юкка гына түгел. Моннан чыгып, автор зур мәсьәлә күтәрә – башкалардан аелырып торган кешеләрне җәмгыятьтән аеру. Бу сезонны бары тик Джэссика Лэнг һәм Эмма Робертс өчен генә карасаң була. 

Hotel (Отель) 

Минемчә, бу сезон 18 яшь тулган кешеләргә генә ярашлы, чөнки 5 нче сезон дәвамында «зурларга хас булган эш-гамәлләр»* бик еш күрсәтелә һәм күпчелек күтәрелгән мәсьәләләр бары тик зурлар аңларлык кына. Барлык вакыйгалар да «Кортез» исемле мосафирханәдә бара. Сюжет: Джон Лоу исемле детектив төрле рәхимсез үтерүләрнең тикшерүен алып бара һәм шуның аркасында алдарак әйтелеп киткән кунакханәгә эләгә. Төп геройларның берсе булып Леди Гага уйный. Ул «American horror story» сериалының 5 нче сезонында гына беренче тапкыр катнаша. 

Roanoke (Роанок) 

Бу сезонның үзенчәлеге булып «сериал эчендә сериал» тора. Бер пар, Лос-Анджелес шәһәрендә гаилә кора алмагач, Төньяк Каролинаның урманында урнашкан ялгыз йортка күченеп китәргә мәҗбүр булалар. Алар беренче көнне үк «урман яшәүчеләре» белән конфликтка керә башлыйлар. Бу сезонда сез чучка башы белән кеше, «Забойщица», марихуана үстерә торган канибаллар, үтерелгән чучка балалары һәм башка кызык персонажларны күрә аласыз. «Roanoke»ны караганда алдагы адымнарны билгеләве авыр, чөнки анда теләсә кайсы вакытта сюжет сыгызы бөтенләй үзгәрергә мөмкин. 

Cult (Культ) 

Минемчә, бу сезон күбрәк сәясәт белән кызыксынган кешеләргә ошар, чөнки бөтен булган вакыйгалар дәүләт эшчәнлегенә көчле тәэсир ясаган ике кеше тирәсендә урала. Аларның берсендә 3 төрле фобия зур үсеш алган: коулрофобоия – клоуннардан, гемофобия – каннан һәм трипофобия – төрле зурлыктагы тишекләрдән курку. Аның һәрбер үткән көне – җәфа, чөнки ул үзенең тирәлегендә булган барлык вакыйгаларны күңеленә якын итеп ала да соңыннан шуның өчен кайгырып йөри башлый. Икенче герой аның барлык боерыкларын үтәп тора торган культ төзи. Ул кешенең төп максаты – барлык дөньяны үз кул астына алу. Ул үзенең максатына ирешер өчен, юлында торган һәрбер кешене үтереп бара. Бу сезонда хәзерге заманга хас булган сыйфатлар күп: ЛГБТ хәрәкәте, кем яки нәрсәдер белән хакимлек итергә тырышу, чынбарлыгында да булмаган фобияләр уйлап табу һәм башкалар. 

Аpocalypse (Апокалипсис) 

Бу сезон 1 нче һәм 3 нче сезоннарның кроссоверы булып тора. Без «Coven» сезонының убырлыларын һәм «Murder House»ның өрәкләрен һәм төп бинасын күрә алабыз. 1 нче сезонның азагында туган бала – бу сезонның төп герое. Бервакытны радио һәм телевидение аша озакламый атом-төш бомбалар төшәчәк дип игълан итәләр. Күптә үтми, бөтен җир өстен караңгылык һәм бушлык биләп ала. Җир өстендә җимерек биналар, Шайтан баласы, Кооператив саклап калган кешеләр һәм, әлбәттә, безнең яраткан убырлыларыбыз кала. Безнең убырлыларыбыз Сатана баласына каршы көрәшә башлыйлар. Бу сезонда сатанизм дине белән танышырга мөмкинсез. 

Нигә соң бу сериал хәзерге заманда бик популяр һәм аны яратып карыйлар? Чөнки монда безнең заманның барлык кешеләренә дә әһәмиятле булган мәсьәләләр күрсәтелә: ЛГБТ тарафдарларын* җәмгыятькә кабул итү, диннәрнең бер-берсенә каршы килүе һәм аның җәмгыять белән идарә итүдә роле, сәяси идеологияләрнең үзләренә генә файда китерергә тырышуы һәм хакимлек итүгә тартылуы, гади кешеләрдән аерылып торганнарның рәнҗетелүе һәм башкалардан аларга карата рәхимсезлек һәм залимлек күрсәтүләре. Бәлки бу сериал-онтологияне караганнан соң сезнең тормышка карашыгыз үзгәрер. Мин үземнең барлык хис-кичерешләремне шушы мәкалә эченә сыйдырып бетерә алмыйм, хәтта аларның күбесен сүзләр аша башкаларга җиткерүе дә авыр. Син барлык сезоннарны карап бетергәннән соң тирән иттереп уйларга чумачаксың. Аннары сорауларга җавап табалмагач, баш әйләнә башлыйчак. Нигә кешеләр явыз эш-гамәлләр кыла? Нигә бу дөньяда беркайчанда тигезлек була алмый? Бәлки без чынбарлыгында да чүп кенәдер? 

Тарафдар* — приверженец 

Зурларга хас булган эш-гамәлләр* — секс

Берничә кызыклы факт

1. Бу сериал-онтология берьюлы ужасы да, драма да булып тора 

2. Актёрларның күбесе ЛГБТ тарафдарлары, хәтта сценарист-режиссёр Райан Мёрфи да

3. Барлык сезоннар Америка Кушма Штатларының якын урнашкан штатларында төшерелә, һәм төрле сезоннарда төшерелгән биналар чынбарлыкта да бер-берсенә якын урнашканнар

Добавить комментарий